news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Видео: Түбән Камада телевидение манарасы Яңа ел чыршысына әйләнгән

Иллюминация шәһәр халкын дәвамлылыгы белән җәлеп итә.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Түбән Камада 196 метр биеклегендәге телевидение манарасын Яңа ел чыршысына әйләндергәннәр. Бу хакта Түбән Кама хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чыршы 65 катлы йорт биеклегендә яктыртылучы металл конструкциядән тора. Иллюминация шәһәр халкын дәвамлылыгы белән җәлеп итә – анда йолдызчыклар ялтырый, серпантин 4 минут дәвамында яктыртып тора, утлы гирляндалар балкый.

Бәйрәм иллюминациясе телеманарада даими рәвештә: Яңа елда – чыршылыр һәм боланнарны, Гашыйклар көнендә – бик зур йөрәкне, Россия көнендә дәүләт әләмнәрен һәм башка күренешләрдә пәйда була.

Проектның авторы – Юрий Новик. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100