news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Видео: Шәймиев Болгар ислам академиясендә яңа спорт мәйданчыгында футболчыларга пас бирде

Видео: Шәймиев Болгар ислам академиясендә яңа спорт мәйданчыгында футболчыларга пас бирде
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясендәге яңа спорт мәйданчыгында футбол матчын ачты. Ул тупка имзасын куйды һәм спортчылар – академиядә укучыларга пас бирде.

Искәртеп узабыз, мәйданчыкны ачу Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган, ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) туган көне уңаеннан үткәрелә. ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм башка кунаклар тантанада катнашучыларга котлау сүзләрен җиткерде.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин дини берләшмә вәкилләре белән очрашуда болай дип белдергән иде: «Россиянең мөселман җәмгыяте ил тормышында зур роль уйный, милләтара һәм динара тынычлыкны ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен саклауга, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә сизелерлек өлеш кертә».

Гөлүзә Ибраһимова видеосы

news_right_1
news_right_2
news_bot