news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узучы XX Халыкара мөселман форумына килде

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узучы XX Халыкара мөселман форумына килде
Фото: © «Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Җәмигъ мәчетенә килде. Бүген биредә РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Корылтаеның икенче эш көне һәм XX Халыкара мөселман форумы уза.

Корылтай барышында съездда катнашучылар киләсе биш елга РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисен сайлаячак, шулай ук форумның резолюциясен кабул итәчәк.

РФ Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать очрашуның нәтиҗәсе булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot