news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында мәктәп укучысын аздан гына машина таптатмаган - видео

Кичә Лаеш районының Нармонка авылында IV сыйныф укучысын аздан гына машина бәрдермәгән. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кыз вакытны янга калдырырга һәм җәяүлеләр кичүенә кадәр барып җитмичә, юл аркылы йөгереп чыгарга уйлаган. Ул юл читендә туктаган автомобиль артыннан чыккан.

Нәтиҗәдә, Haval автомобиле баланы аздан гына таптатмаган. Машина йөртүченең тиз реакциясе аркасында гына кыз зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100