news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешүе видеога эләккән

Кичә Казанда Залесная һәм Осиновская урамнары чатында җиңел машина һәм йөк автомобиле бәрелешкән.Авария видеоязмасы «Татар-информ»да бар. Йөк машинасы бәрелүдән соң янга ава.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, хәрәкәттә катнашучыларының берсе, 33 яшьлек шофер, кагыйдәләрне бозып, кызыл ут янганда баруын дәвам итә, нәтиҗәдә авария килеп чыга.

Әйләнеп капланган йөк машинасы «Луидор» маркалы булып чыга, юл-транспорт һәлакәтенең икенче катнашучысы «Лада» руле артында утырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot