news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Видео: көчле яңгыр аркасында Казан үзәгендәге юлларны су баскан

Казан үзәгендәге берничә урам кыска вакыт аралыгында яңгыр суы белән тулган.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Көчле яңгыр аркасында Казан үзәгендәге юлларны су баскан. Социаль челтәр кулланучылары Интернетка бүген яуган көчле яңгырдан соң шәһәр юлларындагы хәлнең фото һәм видеосын куйган.

Казан үзәгендәге берничә урам кыска вакыт аралыгында яңгыр суы белән тулган. Су басу Сул як Болак, Островский, Университет урамнарында, шулай ук “Кольцо” сәүдә үзәге янындагы Щербаков тыкрыгында теркәлгән.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot