news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Видео: Халык Хәния Фәрхи белән хушлаша – Камал театры каршында озын чират җыелды

Хушлашуны урамга күчерергә мәҗбүр булдылар: җырчының гәүдәсен алкышлар астында урамга алып чыктылар.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Камал театры каршында легендар татар җырчысы Хәния Фәрхи белән хушлашырга теләүчеләрдән торган озын чират җыелган, дип хәбәр итә вакыйга урыныннан «Татар-информ» корреспонденты. Шул сәбәпле хушлашуны урамга күчергәннәр. Җырчының гәүдәсен алкышлар астында урамга алып чыкканнар.

Хәния Фәрхинең талантын ихтирам итүчеләр җырчы белән саубуллашу өчен чиратта 30 минут буе басып торырга да мәҗбүр булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot