news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Видео: Әгерҗедә ике катлы бина янган

Янгын кичә кич, Чайковский урамындагы корылмада чыккан.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Әгерҗе шәһәрендә кулланылышта булмаган ике катлы бина янган, дип хәбәр итә социаль челтәрдән кулланучылар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын кичә кич Чайковский урамындагы корылмада чыккан. Янгын сүндерүчеләргә 250 квадрат метрга таралган янгын белән көрәшергә туры килгән.

Зыян күрүчеләр юк. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot