news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Видео: Февральдән "Шаян" телеканалында "Супер канатлар" мультсериалы күрсәтеләчәк

Мультсериал Кореядә чыккан, татар теленә аны "Аксу" студиясе тәрҗемә иткән.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 1 февральдән “Шаян” балалар телеканалында “Супер канатлар” дип исемләнгән балалар сериалы күрсәтелә башлый. Кореяда төшерелгән бу мультсериалны татарчага “Аксу” студиясе тәрҗемә иткән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Аксу” студиясенең дубляж режиссеры Әлфия Һадиева әйтте.

"Аксу" студиясенең мультфильмнарга татарча дубляж ясау тәҗрибәсе бар – 2016 елда ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Фиксиләр” балалар мультфильмын әзерләде. 2017 елда Кореяда чыккан “Супер канатлар” балалар сериалын тәрҗемә итүгә дә заказ министрлыктан килгән. "Без рус теленнән тәрҗемә иттек, чагыштырыр өчен инглиз телендәге вариантын да бирделәр. Тәрҗемә мөхәррирләре – шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Тарханова, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Рәшит Минһаҗев. Моннан тыш, артистларга басымнарны дөрес куярга өйрәтүче белгечләр дә җәлеп ителде”, – диде Әлфия Һадиева.

“Супер канатлар” балалар сериалы 0+ категориясендә, ул 52 сериядән гыйбарәт, һәр сериянең озынлыгы 12 минут. Сериалның русча варианты “Супер крылья” дип атала, аны “Супер канатлар” дип тәрҗемә иткәннәр. “Җәһәт канатлар”, “тиз канатлар” һәм башка вариантлар тәкъдим ителде. “Супер” дигән сүзгә без татар телендә төгәл, дөрес төшенчә таба алмадык, чөнки, сюжет буенча, һәрбер сериядә очкычлар катнаша, диспетчеры кеше рәвешендә күрсәтелә, ә очкычлар очып йөри, шуңа күрә “супер” вариантында тукталдык”, – диде режиссер.

Сериалдагы геройларны Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары, танылган җырчылар тавышландырган.

“Ни өчен тәрҗемәгә чит ил мультфильмын сайладыгыз?” – дигән сорауга Әлфия Һадиева: “Чит ил мультфильмнарның сыйфаты яхшы. Әгәр татар телендә шундый сыйфатлы мультфильмнар була калса, аларны, һичшиксез, караячаклар. Төрле яктан мәгълүмат алу, мультфильмда кызыклы темалар чагылу баланың үсешенә тәэсир итә, аның дөньяга карашын киңәйтә”, – дип җавап бирде.

"Супер канатлар" мульфильмы "ТНВ-Татарстан" телеканалының Шаян-ТВ балалар канылында 15.00 сәгатьтә "ТНВ-ТПланета" телеканалында 15.15 сәгатьтә эфирга чыгачак.

"Шаян" балалар телеканалы быел 1 февральдән эшли башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100