news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Видео: Диния нәзарәте Галимҗан Барудига багышланган документаль фильм тәкъдим итә

Фильмда ислам динен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле дин әһеле, педагог, галимнең киң кырлы эшчәнлеге сурәтләнгән.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). 2017 елны Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте “Галимҗан Баруди елы” дип игълан иткән иде. Әлеге уңайдан Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте татарның   күренекле дин галиме, мөфти Галимҗан Барудига (1857-1921) багышланган документаль фильм әзерләгән.

Фильмда ислам динен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле дин әһеле, педагог, галимнең киң кырлы эшчәнлеге сурәтләнгән. Фильмны әзерләүдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Нияз хәзрәт Сабиров җитәкчелегендәге пропаганда бүлеге шөгыльләнгән. Фильм Казанда, Мәскәүдә һәм Уфада төшерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot