news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Видео: Чирмешән районында давыл мәчет, мәктәп, медпунктның түбәләрен алып аткан

Гарасат китергән зыян күләме әлегә исәпләнә.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Чирмешән һәм Нурлат районнарындагы бүгенге гарасатның видеолары пәйдә булды. Аны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте бирде.

Искәртеп узыйк, Чирмешән районы Югары Чегодай авылында көчле җил дүрт йорт һәм алты хуҗалык корылмасының түбәсен алып аткан.

«Авылда өермә булганда мин район үзәгендә идем, авылга кайткач, шаккаттым: мәчет, мәктәп, медпунктның түбәләре алып атылган, агачлар һәм коймалар ауган. Көчле җил кайбер йортларның өлешчә түбәләрен алып аткан. Тәнзил Гафуровларның гаиләләренә иң зур зыян килгән. Аларның йорт түбәләре тулысы белән алып атылган. Хәзер коеп яуган яңгыр йортка үтеп керә, техника, мебель, келәм һәм башка әйберләргә зыян сала», - дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авыл җирлеге башлыгы Рафис Миңнегулов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100