Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Видео: Башкортстанда туена барган кәләш автомобиль һәлакәтендә үлә
Авария Башкортстандагы Туймазы районында була.
(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә 23 яшьлек кыз үлгән, дип хәбәр итә "Вести KAMAЗА" сайты.
Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Туймазы районының "Бишкурай – Аднагул – Яңа Бишенде" трассасының 23 нче чакрымында була. 31 яшьлек Нижневартовск кешесе, "Ниссан" автомобиле белән каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, "Лада Самара" машинасы белән бәрелешә. Икенче автомобильнең руль артында Туктагол авылында яшәүче 23 яшьлек кыз утырган була.
Һәлакәт аркасында, кыз урында ук үлә. Билгеле булганча, кызның чәчтарашханәдән үзенең туена кайтып килеше булган. Юл-транспорт һәлакәтендә шулай ук аның белән булган 26 яшьлек пассажир хатын-кыз һәм "Ниссан" йөртүчесе белән аның пассажиры да зыян күрә. Һәлакәттә зыян күрүчеләрнең өчесе дә хастаханәгә озатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз