Видео: Балтач районында ике җиңел машина бәрелешкән
Ике автомобильгә дә җитди зыян килгән.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Балтач районында ике җиңел машина бәрелешкән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кеше.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә пикапның кабинасы тулысынча диярлек җимерелгән, ә икенче машина юл читенә очкан.
Һәлакәт булган урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм табиблар эшли.
Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.