Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Видео: Астронавт Антон Шкаплеров космостан азнакайлыларны Яңа ел белән котлады
Антон Шкаплеров Instagramда үз битендә өченче экспедиция Яңа елга һәм Раштуа бәйрәмнәренә туры килә, дип билгеләп үткән.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Космонавт Антон Шкаплеров, Азнакайда җылы каршы алуларын искә төшереп, Җир орбитасыннан азнакайлыларны һәм район башлыгы Марсель Шәйдуллинны Яңа ел белән котлады. Видео «Вести КАМАЗа» рәсми хостингына урнашырылган.
Россия космонавты Антон Шкаплеров, АКШ һәм Япония астронавтлары Скотт Тингл белән Норисиг Канаи 17 декабрьдә «Союз МС-07» кораблендә Халыкара космик станциягә юнәлделәр. Экипажны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатты.
Антон Шкаплеров Instagramда үз битендә Халыкара космик станциягә өченче экспедиция Яңа елга һәм Раштуа бәйрәмнәренә туры килә, дип билгеләп үткән.
Шкаплеров шулай ук космонавтлар орбитада чыршы бизәвен, хәттә кайбер күчтәнәчләрне дә татып каравын белдергән.
Экипажның космик экспедициясе 122 көн дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз