news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында җиңел машина йөк автомобиленә бәрелгән, ике кеше һәлак булган

Бүген Әлмәт – Мөслим автомобиль юлының 10нчы километрында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

«Лада Калина» автомобиленең 77 яшьлек йөртүчесе сулга борылган вакытта Sitrak йөк машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, җиңел машинаның йөртүчесе һәм 77 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot