news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ВИЧлылар саны кими

ВИЧлылар саны кими

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Декабрьдә иммунодефицит вирусы кимеде. Табиблар республикада ай башыннан куркыныч авыруның 9 очрагын теркәгән.

2-15 декабрь чорында ВИЧның яңа очракларының күп өлеше Казанга туры килә, биредә авыруның җиде очрагы теркәлгән. Бөгелмә һәм Лениногорски районнарында әлеге авыруның берәр очрагы теркәлгән.

Бүгенге көндә Татарстан исәбендә ВИЧ-инфекцияле 6196 кеше тора, шуларның 2176сы - Казанныкы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100