news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ВИЧ-инфекцияле авыл кызы: ВИЧ авылларга да таралды, күп кеше үзенең чирле икәнен белми

СПИД проблемасы авыл һәм районнарда да мөһим булу сәбәпле, авыл кешеләре өчен дә үзара ярдәмләшү үзәкләре төзергә кирәк, дип саный Гөлназ.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). ВИЧ-инфекция авыл районнары өчен дә актуаль проблемага әйләнде, дип саный ВИЧ-инфекция йоктырган Гөлназ. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында белдерде.

Аның әйтүенчә, авылларда яшәүче ВИЧ-инфекциялеләр өчен яшәү күпкә кыенрак. Шәһәрләрдә ВИЧ инфекциялеләрнең үзара ярдәмләшү төркемнәре бар, Гөлназ үзе шундый төркемнәрнең берсендә эшли. Ә авылларда мондый мөмкинлекләр юк. Аның фикеренчә, бу авыру авылларга да үтеп кергән, бары тик күп кеше үзендә аның барын белми.

"Ярдәмләшү төркемнәренә авыллардан да күп киләләр. Шәһәрдә яшьләр авыру йоктырудан саклану ысулларын күбрәк куллана, авылда бик кулланып тормыйлар. Авылда ВИЧ-инфекцияле кешеләргә тагын да авыррак. Шуңа күрә авылларда үзара ярдәмләшү группалары төзергә кирәк дип уйлыйм. Хәзер тенденция авылларга таба күченә. Элек авылда бу авыру юк иде, ә хәзер анда да күп. Шәһәрдә яшьләр җаваплырак дип әйтимме инде, ә авылда моңа әле килмәделәр", - диде ул.

ВИЧ-инфекцияле кыз белән интервьюны "Интертат.ру" электрон газетасында укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100