news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш буенча Бөтенроссия ачык дәресе үтәчәк

Ул Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында оештырыла.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). 2016нчы елның 28нче ноябреннән 4нче декабренә кадәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында II Бөтенроссия акциясе уздырыла. Акция кысаларында түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, хәйрия марафоннары, бәйгеләр, тренинглар үткәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Акциянең төп чарасы ""БЕЛЕМ-ҖАВАПЛЫЛЫК-СӘЛАМӘТЛЕК" ВИЧ/СПИДка каршы балалар һәм яшьләргә мәгълүмат бирү буенча бердәм хезмәт көне" Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Ул 1нче декабрьдә 13.00 башлана. Вакыт Бөтен Россия өчен бердәм.

Белешмә өчен. Бөтенроссия акциясе Социаль-мәдәни инициативалар фонды тарафыннан үткәрелә. Акция яшьләрне рухи тәрбияләүгә, ВИЧ-инфекция буенча киң мәгълүмат (йоктыру юллары, кисәтү һәм дәвалану әсбаплары ) таратуга юнәлтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100