news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ВИЧ-инфекция таралышы дәрәҗәсе буенча эре шәһәрләр арасында Казан Мәскәүне куып тотты – Рамил Әхмәтов

Татарстанда мондый инфекция таралышы дәрәҗәсе буенча шәһәрләр арасында Әлмәт алда, Яр Чаллы - икенче, Казан – өченче

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ВИЧ-инфекция таралышы дәрәҗәсе буенча Россиянең миллион халкы булган эре шәһәрләре арасында Казан Мәскәүне куып тотты.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә чыгыш ясаган сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов шулай дип игълан итте.

Аерым алганда, утырышта слайдларда күрсәтелгәнчә, ВИЧ-инфекция таралышы 100 мең кешегә Мәскәүдә уртача 327 кеше туры килә, Казанда - 340, Түбән Новгородта – 543, Санкт-Петербургта – 1062, Самарада – 1758 чамасы.

1986 елдан башлап ВИЧ-инфекция рәсми исәпкә алына, диде Р.Әхмәтов. Шуннан бирле Казанда ВИЧ-инфекция йоктырган 6909 очрак билгеле, пациентларның 1339ы үлгән, 1299 кеше башка төбәкләргә күченеп киткән, ВИЧ-инфекцияле аналардан 892 бала туган һәм аларның 44енә ВИЧ-инфекцияле дигән диагноз куелган.

Татарстанның СПИД-үзәге белешмәләре буенча, 1 ноябрьгә Казанда 4271 кеше ВИЧ-инфекцияле авыру буларак исәптә тора, әлеге авыру таралышы дәрәҗәсе Казанда республикадагы уртача күрсәткечләрдән 2,2 тапкырга артык. Татарстанда мондый инфекция таралышы дәрәҗәсе буенча шәһәрләр арасында Әлмәт алда, Яр Чаллы - икенче, Казан – өченче. Казан районнары буенча исә болайрак: Киров районында – иң күбе, аннары - Авиатөзелеш районы, ә иң азы – Вахитов районында. Уртача алганда, көн дә 1-2 авыру пациентта ВИЧ-инфекция табыла, ди Рамил Әхмәтов.

Социаль дәрәҗә буенча ВИЧ-инфекцияле казанлыларның 51 проценты – эшләмәүчеләр, 38,6 проценты – эшләүче кешеләр, 4,5 проценты – студентлар, гомумән, укучы яшьләр, 2,8 проценты – махсус контингент, 2,4 проценты – билгесез, 0,7 проценты – балалар; яшь үзенчәлекләре буенча күпчелеген, 52,2 процентын, 20-29 яшьлекләр тәшкил итә, 29,2 процентын – 30-39 яшьлекләр, 7,6 процентын – 40-49 яшьлекләр, 1,8 процентын – 50-59 яшьлекләр, 0,5 процентын – 60 яшьтән алып аннан олыраклар, 7,9 процентын – 15-19 яшьлек үсеп килүче буын (алар – 548 кеше), 0,8 процентын – 1-14 яшьлек балалар (алар – 44).  Авыручылар саны җенес буенча тигез, элек ирләр күпчелектә булган. 2014 елда ВИЧ-инфекция булуы табылганнардан 254 кеше җенси юл белән авыру йоктырган, 154е – кан тамырына наркотик салганда, дип шәрехләде Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.

"Татар-информ" МА алдан язганча, быел Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 18 меңгә якын очрагы теркәлгән, диспансер учетында 11 меңнән артык ВИЧлы теркәлгән, шуларның 120 се – балалар.

Искәртеп үтәбез: бүген, 1 декабрьдә, - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Ул 1988 елдан бирле Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) һәм БМОның Генераль Ассамблеясы карары белән билгеләп үтелә. СПИД исә организмның ВИЧ-инфекция фонында барлыкка килгән иммунитетны җимергеч халәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot