news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ВИЧ икәнен белгәч, җир тишегенә керердәй булдым, тик яшәргә көч таптым – С. Изамбаева

Светлана Изамбаева ВИЧ-инфекцияле кешеләрне читкә какмаска өндәде.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ВИЧ-инфекциягә ниндидер куркыныч, үзенчәлекле чир дип карарга кирәкми. ВИЧ турында ялгыш күзаллаулар яши, ул шикәр чире һәм башка авырулар кебек үк. Россиядә беренче булып үз йөзен ачкан ВИЧ лы Светлана Изамбаева "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

“Бу теманы нормаль, гадәти хәлгә китерергә кирәк. Шикәр чире һәм башкалардан дару эчүче кешеләр кебек үк, ВИЧ лы кешеләр дә препаратлар куллана. Шикәр чире белән яшәүчеләр инсулин препараты ярдәмендә канда шикәр дәрәҗәсен контрольдә тотса, без, ВИЧ-инфекцияле кешеләр, вирус үсеп, иммунитетны бөтенләй бетерүенә юл куймас өчен, канда аның дәрәҗәсен тикшереп торабыз”, - дип белдерде Светлана Изамбаева.

“Үземдә ВИЧ икәнен белеп, өйгә кайтып барганда, язмышым җимерелгәнен аңлый идем. Бик куркыныч, авыр иде, төшенкенлеккә бирелдем. Бөтен максатларым чәлпәрәмә килде, оятымнан җир тишегенә кереп китә яздым. Кайчандыр бу хакта кемгәдер сөйли алырмын кебек түгел иде. Бу турыда беркемгә әйтмәячәкмен дип уйладым. Берәрсе белсә, таш атарлар кебек тоелды. Мин үземне куркыныч кеше дип санадым, кияүгә чыга алмыйм, ана булмыйм дип уйладым. Беренче ярты елны гел еладым, валерианкалар белән генә яшәдем. Тиздән үләсе булгач, нәрсәгә укырга дип, укуны ташларга теләдем, чөнки табиблар 8 ел яшисең диделәр, бала табу турында уйлама, аларны ятим итәсең киләме диделәр. Шөкер, ике сау-сәламәт балам бар”, - диде Светлана Изамбаева.

Ул үзенә актив тормыш позициясе, катлаулы тормыш хәле ярдәм иткән дип саный. “Мин алкогольгә бәйле гаиләдә үстем, миңа һәрвакыт йөземә ялган елмаю чыгарып, алга барырга туры килде. Әгәр алга атламасам, минем өчен беркем юл ярмаячагын аңлый идем. Шушы диагноз белән килешергә ВИЧлы кешеләр булышты, үзем дә башка кешеләргә ярдәм итеп, шуннан көч таптым. Башта Чуашстанда, аннары Казанда ВИЧ лы хатын-кызлар өчен махсус клуб ачтым”, - диде Изамбаева.

Аның әйтүенчә, ВИЧ икәнен белеп, кешедә аны инкарь итү стадиясе була. “Бәлки, табиблар ялгышкандыр дип, кеше озак вакыт ышанмый, дәваланырга ашыкмый. Бәхеткә, инкарь стадиясе озак булмады – мин моңа инандым һәм дәваланырга кирәк дип карар кылдым”, - ди ул.

Изамбаеваның үзе исемендәге хәйрия фонды җитәкчесе булуын искәртик. “Без ВИЧ турында балаларга уеннар, күнекмәләр аша сөйлибез. Ата-аналарны да шуңа өйрәтергә кирәк. Балалардан яшерергә кирәк дип санамыйм. Алар 5-6 яшьтән үз статусы турында белергә тиеш. Ул һәрдаим тикшеренеп торгач, барыбер үзендә ниндидер үзенчәлек булуын сизенә”, - диде ул.

“Минем кызыма 9 яшь. Мин исенә дә төшермәдем, ә ул бүген иртән “Әни, сине бәйрәм белән котлыйм! Бүген 1 декабрь – СПИДка каршы көрәш көне бит” диде. Ул әтисе белән әнисендә ВИЧ-инфекция барлыгын белә, бу хакта мәктәптә дә яшерми. Берсендә хосписка баргач, ул андагы табибларга “сез онкологик авырулы балаларны карыйсыз, ә минем әни ВИЧ-инфекция булган балаларда СПИД проблемалары белән шөгыльләнә” диде”, - ди Светлана Изамбаева.

Ул ВИЧ-инфекцияле кешеләрне дискриминацияләү күренешләренә борчылуын белдерде. “Хроник йогышлы авырулары булган кешеләр балаларны опекага ала алмый, шул исәптән, ВИЧ, гепатит белән авыручылар да. Әти-әни үлгәч, ике бертуган энемне балалар йортыннан ала алмый интектем. Аларга бер ел балалар йортында яшәргә туры килде. Мин йөкле килеш, аннары кечкенә бала белән суд инстанцияләренә йөрдем. Ахыр чиктә, барыбер үз дигәнемә ирештем. Ни өчен һаман шушы федераль закон гамәлдә? Ни өчен аңа төзәтмәләр кертелми?” – ди Светлана Изамбаева.

Гомумән, ул үзенең дискриминация очракларына еш тап булуын әйтте. “Кызым 2009 елда балалар бакчасына кергәч, аннан китүебезне сорадылар. Без киттек. Аннары башкасына күчкәч, бакча мөдирен алдан кисәтеп куйдык. Шунда СПИД үзәге хезмәткәрен чакыртып, ата-аналарга лекция укыттык”, - диде.

“Калугада бер шифаханәдә безнең савыт-сабаны да аерым юдылар хәтта. Церебраль параличлы энем белән бергә бассейнга да төшермәделәр. Ә ул үзе генә төшә алмый. “Берәр җирегез киселсә” дип рөхсәт итмәделәр. “Сезнең миңа рөхсәт бирмәскә хокукыгыз юк, бассейнда су коену аша вирус күчми” дидем. Әгәр бассейнда җәрәхәтләнгән очракта да, кан күзәнәкләре кеше организмында булмаса, ул бик тиз үлә. Вирус концентрациясе кеше организмының 5 сыеклыгында – канда, вагиналь сыекчада, орлык сыекчасында, ана сөте, арка мие сыеклыгында гына югары. Минем кебек 14 ел буе препарат эчеп торган кеше канында вирус бик аз дип аңлаттым, барыбер кертмәделәр”, - дип хатирәләре белән уртаклашты ул.

Светлана Изамбаева фикеренчә, кешеләргә дөрес мәгълүмат җиткермәү шундый коткы тарата. “Ватсаптагы төркемдә вич-инфекция банан аша күчә икән дип язучылар бар. Белмәү аркасында, ата-аналар арасында шундый курку йөри”, - ди ул.

Светлана Изамбаева ВИЧ лы баланы читкә какмаска, аны ничек бар, шулай кабул итү кирәклегенә инандырды. “Мәктәпкә укырга кергәч тә, башта кырын карарга мөмкиннәр, аннары күнегәләр. Бу ата-анадан да тора. Әгәр алар “уйнама ул бала белән” дип катгый әйтеп куйса, ВИЧ лы балага, билгеле, бу авыр тәэсир итә. Минем бер танышым – 14 яшьлек бер кыз якын дустына сөйләгән. Кечкенәдән бергә уйнап үскән дустына эч серен ачарга уйлаган. Дусты түзмәгән, шул ук көнне әнисенә җиткергән. Бу яңалыкны ишеткән ана җәнҗал куптарган – янәсе, ни өчен яшердегез, нигә әйтмәдегез. Нәтиҗәдә, кызларның дуслыгын өзделәр. ВИЧ лы балага бу бик авыр тәэсир итте – беренчедән, ул иптәшенә ышанып сөйләгән, икенчедән, менә шундый тискәре реакция”, - диде ул.

Светлана Изамбаева мондый хәлләрнең аның башыннан да узганын әйтте. “Мин кичердем моны. Ата-аналарга килеп, яшь тулы күзләрем белән: “Ни өчен сез минем баланың балагыз белән бер секциягә йөрүенә каршы?” дия идем. Мин ата-аналарга лекция укыгач, аңлаткач, барлык ата-аналардан икесе генә каршы булып кала бирде”, - диде.

Светлана Изамбаева үзендә ВИЧ ачыкланган кешеләргә хафаланмаска, хакыйкатькә туры карарга киңәш итте. “Күпләрдә төрле авырулар бар. Кемнеңдер бөерләре белән проблемасы бар, кемнәрнеңдер күзе күрми, колагы ишетми. ВИЧ ул тормыш бетте дигән сүз. Үз сәламәтлегеңә җаваплы карый башларга кирәк дигән сүз. Мөмкин кадәр иртәрәк дәвалана башларга, тормышта алга атларга кирәк. Моны белеп, эштән дә китәргә кирәкми. Миңа мөрәҗәгать итсәләр, социаль челтәләрдә киңәш бирергә мин һәрвакыт әзер”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100