Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ВИЧ эләктерү ихтималы югары булган яшь аталды
Ир-атлар авыруны ешрак 35-39 яшьләрдә (2,8 процент), хатын-кызлар 30-34 яшьләрдә (1,6 процент) эләктерә.
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). 30-39 яшьтә ВИЧ-инфекция эләктерү ихтималы югары була, әлеге яшьтә авыру һәр илленче кешедә күзәтелә, дип белдерә СПИДны кисәтү һәм аның белән көрәш буенча Федераль фәнни-методик үзәк җитәкчесе, Россия фәннәр академиясе академигы Вадим Покровский. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
"Хәзер иң имин булмаган яшь булып 30-39 яшьләр санала, бу чорда россиялеләрнең 2 проценты ВИЧ-инфекция белән авырый. Ягъни һәр илленче кеше дигән сүз. Бу шактый зур сан", - дигән Покровский журналистларга.
Аның сүзләренчә, ир-атлар авыруны ешрак 35-39 яшьләрдә (2,8 процент), хатын-кызлар 30-34 яшьләрдә (1,6 процент) эләктерә. "Бу хатын-кызларның ешрак олырак яшьтәге ир-атлар белән җенси мөнәсәбәткә керүе белән бәйле", — дип аңлата Покровский.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз