Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Вице-премьеры Ринат Садыйков Новодружеск һәм Привольеда булды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Лисичанск башлыгы Эдуард Сахненко белән бергә Лисичанск шәһәр округының Новодружеск һәм Приволье торак пунктларында булды. Приволье шәһәр хакимияте белән очрашу үткәрелде. Анда Татарстан ягыннан шефлык ярдәменең өстенлекле юнәлешләре — торак фондын торгызу һәм коммуналь хуҗалык эше турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы шәһәргә, шул исәптән адреслы заявкалар буенча да, системалы ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Элегрәк Лисичанскига күп фатирлы һәм шәхси йортларга хезмәт күрсәтү, шулай ук территорияләрне җыештыру өчен кирәкле материаллары, униформа һәм коммуналь хезмәтләр өчен инструментлар тапшырылган иде. Өстәмә рәвештә төзелеш материаллары резервы формалаштырылды. Привольега ОСБ-плитәләр, шифер, агач материаллары, төзелеш инструментлары һәм генераторлар китерелде.
Су белән тәэмин итү өлкәсендә дә ярдәм күрсәтелә.

Сәфәр барышында Садыйков һәм Сахненко Бөек Ватан сугышына багышланган Истәлекле урыннарны карады. Аларны торгызу һәм төзекләндерү мәсьәләсе Җиңү көненә әзерлек кысаларында беренче планга куелган.
Фотолар: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз