news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан вице-премьеры Лисичанскида күп балалы гаиләгә адреслы ярдәм тапшырды

Татарстан вице-премьеры Лисичанскида күп балалы гаиләгә адреслы ярдәм тапшырды
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Республика социаль яклау үзәгенең Лисичанскидагы 11нче филиалы җитәкчесе Виктория Горбенко белән бергә күп балалы Салтыковларның гаиләсендә барды. Адреслы ярдәмне гаиләнең конкрет ихтыяҗлары, гариза буенча ТР шефлыкка алган шәһәрнең гуманитар үзәгендә Татарстан ярдәме белән җыйганнар.

Гаиләдә - өч бала. Иң кечесенә - бер яшь, олы кызларына - җиде яшь, көз көне ул беренче сыйныфка бара. Аңа рюкзак һәм мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Барлык балаларга уенчыклар, акыл сәләтен үстерә торган җыелмалар, балалар ризыгы һәм иң кечкенәсенә подгузниклар тапшырдылар. Шулай ук көнкүреш техникасы, азык-төлек, көнкүреш химиясе җыелмалары, урын-җир һәм кием-салым да алып килгәннәр иде.

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

«Бүген бик күп бүләкләр алып килдек. Балаларның күңеле булды. Ул гына да түгел, алар безгә дә бүләкләр тапшырды, без дә буш кул белән кайтмыйбыз», - диде Виктория Горбенко.

Аның сүзләренчә, Салтыковлар гаиләсе - адреслы программа кысаларында ярдәм күрсәтелгән уникенче гаилә. Лисичанскиның күп балалы гаиләләре гаризалары буенча эш дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot