news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәйрия фонды ВИЧ диагнозлы балаларга адаптация лагере оештыру өчен ярдәм сорый

ВИЧлы балалар өчен Светлана Изамбаева Хәйрия фонды оештыра торган еллык җыен быел узмаска да мөмкин. Аны оештырырга финанс ресурслары җитми, шул нисбәттән фонд ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Үз диагнозы турында күптән түгел белгән балалар өчен җәйге лагерь ярдәм йөзеннән оештырыла башлаган. Анда балалар психологлар белән тренинглар гына уза, инфекционистлардан ВИЧ турында күбрәк белешә ала, шундый ук диагнозлы яңа дусларын очрата ала.

Җиде ел рәттән җыен төрле коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларның акчалата ярдәме белән үткәрелгән. Ләкин быел кирәкле сумманы җыю авыргарак туры килгән, һәм 8-14 июль көннәренә планлаштырылган лагерьнең узуы шик астында.

"Моңа бәйле рәвештә, фонд авыру балаларга җыен өчен җитешмәгән акчаны битараф булмаган кешеләрдән җыюны игълан итә", - диде Светлана Изамбаева "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Җыен Мари Эл республикасында узачак, аңа ВИЧ белән яшәүче иллеләп яшүсмер теркәлгән, алар Россиянең төрле төбәкләреннән килә. Балалар һәм үсмерләр өчен катнашу бушлай, ата-аналар юл өчен генә түли. Яшәү һәм туклану чыгымнары төрле оешмалар хисабыннан. Белгечләр тренингларны бушлай уздырырга ризалык биргән.

"Җыенны тулы итеп уздыру өчен, безгә 373 мең сум акча кирәк. Мари Эл республикасы шифаханәсендә балалар өчен номерлар алып куелган, менә шулар өчен тизрәк түләргә акча кирәк", - ди фонд җитәкчесе.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100