news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе Гала-концертында җиңүчеләрне тәбрик итәчәкләр

2024 елның 15 февралендә 16.00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты үткәрелә. Гала-концертта VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2023 елның 25 октябрендә старт бирелгән VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә бер ай эчендә Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән, Татарстан Республикасының һәр районыннан һәм чит илләрдән 40 меңнән артык гариза кабул ителде.

Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел ул Азәрбәйҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркияне колачлады.

Шигырьләр 23 телдә яңгырады. Бәйге 8 номинациядә үтте. Икенче этап нәтиҗәләре буенча финалга 777 катнашучы узды, шулар арасыннан мәртәбәле жюри 102 финалистны бүләкләү өчен сайлап алды.

Быелгы бәйгенең иң яшь катнашучысы Минзәлә шәһәреннән Тимур Садриев, аңа нибары 2 яшь. Ә иң олы катнашучы – Нижневартовск шәһәреннән Химия Шакирҗанова. Аңа 90 яшь.

Быел «Муса Җәлил шигырьләренә җыр» дигән яңа номинация дә булдырылды. Шулай ук, беренче тапкыр езид һәм лезгин телләрендә эшләр каралды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100