news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

VI Төрки татар яшьләре фестивале рус телендә барачак

"Чит илләрдә оештырыла торган төрки проектларның ике эш теле бар: ул төрек теле һәм рус теле”, - диде Ләйсән Сафина.

VI Төрки татар яшьләре фестивале рус телендә барачак
Владимир Васильев

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). VI Төрки татар яшьләре фестивале рус телендә барачак. Бу хакта "Идел" яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина “Татар-информ”да фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Гомумән, фестивальдә без рус телендә аралашабыз. Кайсы телдә аралашырга дигән сорауны халыкара төрки оешмалар күз уңында тота. Нигездә, чит илләрдә оештырыла торган төрки проектларның ике эш теле бар: ул төрек теле һәм рус теле”, - диде Ләйсән Сафина. Аның әйтүенчә, фестиваль татар телендә генә алып барылса, башка милләт вәкилләре аңламаячак, үзләре дә фикерләрен җиткерә алмаячак.

“Бик күп еллар гомумтөрки тел булырга тиеш дигән идея яши. Моның белән Казахстанда махсус тел институты шөгыльләнә. Ләкин әлегә кадәр гомумтөрки тел барлыкка килмәде һәм аны ничек итеп төрки телләргә кертергә, ул никадәр киң даирәдә кулланылачак - әлегә кадәр ачык сораулар кала”, - дип аңлатты Ләйсән Сафина.

Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, рус теле күбрәк укыту программаларында булачак. “Әммә кичке чаралар татар телендә оештырылачак. Татар теле, татар җырлары яңгыраячак. Башка милләт вәкилләре телләре дә ишетелер. Анда килеп кенә аңлап булыр. Чөнки татар теле анда яңгырарга тиеш. Ул безнең өчен уртак бер ачкыч”, - диде ул.

“1992 елда Төрки яшьләр көннәре татар телендә алып барылган. Ул күбрәк үзебездән тора, ничек оештырабыз. Ачу тантанасы, рәсми чаралар ике телдә булачак”, - дип исенә төшерде Ләйсән Сафина.

  • VI Төрки татар яшьләре фестивале быел 20-27 сентябрьдә "Волга" яшьләр үзәге базасында үткәреләчәк. Фестивальдә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 55 делегат катнашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100