news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

VI Республикакүләм ифтарга әзерлек тәмамланып килә

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы бүген 18.00 сәгатьтә VI Республикакүләм ифтарны онлайн күрсәтәчәк.

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Бүген иртәнге якта Казан теннис Академиясендә VI Республикакүләм ифтарга әзерлек буенча эшлекле киңәшмә үтте. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узды, диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хәбәрендә.

Киңәшмә эшендә шулай ук "Казань Арена" АҖ генераль директоры Радик Миңнәхмәтов һәм РФ мөселман эшмәкәрләр Ассоциациясе президентының беренче вице-президенты Радик Абдрахманов катнашты. Оештыручылар чарага әзерлек барышы белән танышты - ул бүген иртә таңнан башланды.

Бу сәгатьтә республика ифтарына әзерлек тәмамланып килә. Хәзерге вакытта намаз уку өчен зал әзерләнде, Академия территориясендә керү юнәлешләрен күрсәтә торган навигация системасы оештырылды, өстәлләр җыелды һәм бина җыештырылды, волонтерлар эшли.

  • VI Республикакүләм ифтарның беренче көне (ирләр өчен) бүген Казан теннис академиясендә 18.00 сәгатьтә башлана. Иртәгә, 27 май көнне, хатын-кызлар ифтары узачак.  
  • "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы VI Республика ифтарын онлайн күрсәтәчәк. Трансляция 18.00 сәгатьтә башлана. Трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/216/ 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100