news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

VI "Мунчәли укулары" Татарстанның Чүпрәле районында узачак

Быелгы укулар Мунчәли авылындагы мәчет ачылуның 20 еллыгына багышлана.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). 29 июльдә Татарстанның Чүпрәле районында алтынчы тапкыр үткәрелүче "Мунчәли укулары" узачак. Быел ул Мунчәли авылындагы мәчет ачылуның 20 еллыгына багышлана. Бу хакта республика мөселманнары Диния назәрате матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы укуларның темасы "Мәхәлләнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге" дип атала. Чарага чакырылган руханилар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре рухи-мәдәни мирасны саклау һәм үстерүгә багышланган дини вәгазьләр һәм докладлар белән чыгыш ясаячак.

Алар арасында - Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов, профессор, тарих фәннәре докторы Наил Таиров һәм башкалар булыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot