news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
VI мөселман яшьләре форумына чит илләрдән дә катнашучылар килергә җыена
"Чит илләрдән заявкалар килә башлагач, сөендек", - ди Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе.
Скопировать ссылку
Ильнар Тухбатов
(Казан, 18 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). VI мөселман яшьләре форумына Россия төбәкләреннән генә түгел, ә Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Индонезиядән дә яшьләр киләчәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте.
"Без моны эшебезнең нәтиҗәсе дип күрәбез һәм бик сөенәбез. Беркемгә дә махсус хатлар җибәрмәдек. Чит илләрдән заявкалар килә башлагач, бик тә сөендек", - дип белдерде Айгөл Биктимерова.
Аның сүзләренчә, Индонезиядән форумда 4 туташ катнашырга заявка юллаган. Алар Россиядә рус телен өйрәнгән һәм биредә югары белем алырга теләк белдергән.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән ике егет махсус, форумга дип Татарстанга килергә җыена."Алар безнең форумны күзәтеп барган, безгә тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Үзләрендә дә шундый форматтагы форум үткәрергә телиләр", - диде Диния нәзарәте белгече.
Казахстаннан шулай ук ике егет форумга килергә планлаштыра.
- 22 июльдән 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк мөселман яшьләре форумына Татарстан, Мари Эл, Чувашия, Удмуртия, Башкортстан, Оренбург, Әстрхан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Самара, Саратов, Чиләбе, Төмән, Подольск, Көньяк Сахалиннан катнашучылар килүе көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2