news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

VI мөселман яшьләре форумы укыту, белем бирүгә багышланачак

Чарага тумышы белән Мурман өлкәсеннән булган Әбу Али әл-Ашгари чакырылган.

VI мөселман яшьләре форумы укыту, белем бирүгә багышланачак
Ильнар Тухбатов
(Казан, 18 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). VI мөселман яшьләре форумы белем бирүгә багышланачак. Шул максаттан, чарага махсус, тумышы белән Мурман өлкәсеннән булган Әбу Али әл-Ашгари чакырылган. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте. 
 
"Форумны без җәен һәм кышын уздырабыз. Ике форум кыш айларында шул ук Болгар җирлегендә үтте. Анда бөтенләй башка мохит була һәм катнашучылар азрак: 40-45 ләп кеше катнаша. Форум тар юнәлештә бара", - диде ул. 
 
Җәйге форум, гадәттәгечә, палаткаларда үтәчәк. Яшьләр биредә белем алып кына калмыйча, үзләрен спорт ягыннан камилләштерә, төрле тренинглар, мастер-классларда катнаша алачак. 
 
"Быел форумга уктан атучыларны чакырдык. Алар яшьләргә кызыклы мастер класс күрсәтерләр дип ышанабыз", - диде Айгөл Биктимерова. 
 
Чараның төшкә кадәр булган өлешендә форум катнашучыларына дәресләр бирелсә, көннең икенче яртысы күңел ачуга юнәлдереләчәк. 
 
  • Мөселман яшьләре форумы 22 июльдә ачыла һәм бер атна дәвам итеп, 29 июльдә тәмамланачак. Анда 18-35 яшьлек мөселманнар катнаша.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100