news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак
Сәбәбе - форумның темасына бәйле.
Скопировать ссылку

Ильнар Тухбатов
(Казан, 18 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте.
"Быелгы форум белем алуга нигезләнгәнгә күрә, без быел резолюция әзерләмәскә булдык", - дип аңлатма бирде Айгөл Биктимерова.
Аның сүзләренчә, быелгы форумда 6 милләттән булган яшьләр катнаша. Шул исәптән, чит ил мөселман яшьләре дә килер дип көтелә.
Чаралар барысы да рус телендә үтәчәк. Бары Сабан туе гына татарча уздырылыр, дип планлаштырыла.
22 июльдән эшли башлаячак мөселман яшьләре форумында дәресләр бирер өчен, Мурман өлкәсеннән булган Әбу Али әл-Ашгари чакырылуы да мәгълүм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot