news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

VI Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре җыены программасы тәгәенләнде

Быел форумга 700 делегат килүе көтелә.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 9 март көнне Россия төбәкләреннән һәм Казахстан, Кытайдан эшмәкәрләр Татарстан башкаласына — VI Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре җыенына киләчәк. Форум эшчәнлеге 3 көнгә исәпләнгән. Татарстан башкаласына килүчеләр саны быел 700 чамасы булыр дип көтелә.

Беренче көнне делегатлар Казан милли-мәдәни үзәгендә һәм Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасында үткәрелә торган дискуссия мәйданчыкларында катнашачак. Анда игенчелек һәм терлекчелек, агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау һәм һөнәрчелек хакында фикер алышу көтелә. Кичен делегатларга К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектакле күрсәтеләчәк.

10 мартта делегатлар, ике төркемгә бүленеп, Татарстанның Арча һәм Балтач районнарына сәяхәт кылачак. Анда аларны фермерлар белән таныштыру, тәҗрибә уртаклашу көтә.

Шимбә, ягъни 11 март көнне, “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында форумның пленар утырышы узачак. Чарада Татарстан җитәкчелеге дә катнашыр дип күздә тотыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100