news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ВГТРК һәм ТВЦ каналларының элеккеге башлыгы Олег Попцов вафат булган

Россия телевидениесенә нигез салучыларның берсе Олег Попцов вафат булган. Бу хакта телетапшырулар алып баручысы, Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе урынбасары Евгений Попов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Олег Попцовка 88 яшь булган.

1990 елның июлендә Попцов Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе (ВГТРК) рәисе итеп билгеләнә, аны ул 1996 елның 15 февраленә кадәр җитәкли. 2000 елның февраленнән 2005 елның декабренә кадәр «ТВ Центр» акционерлык җәмгыяте президенты-генераль директоры була.

Үлеменең сәбәпләре турында хәбәр ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot