news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вьетнамда көймә һәлакәтендә 15 турист һәлак булган

Вьетнамның көньягында, Фукуок утравы янында көймә һәлакәтендә 15 турист һәлак булган. Бу хакта җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләренә таянып, ТАСС яза.

Судно бортында 36 кеше булган. Порттан чыкканнан соң озак та үтми, билгесез сәбәпләр аркасында, судно әйләнеп каплана. 2 хатын-кыз һәм 13 ир-ат һәлак була.

Гадәттән тыш хезмәтләр фаҗиганың сәбәпләрен тикшерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot