news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вьетнам Премьер-министры илнең БРИКС кысаларында хезмәттәшлек итәргә әзер булуын әйтте

Вьетнам «яхшы дөнья» булдыру идеяләрен тормышка ашыру өчен БРИКС һәм халыкара бергәлек белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Вьетнам Премьер-министры Фам Минь Тинь «аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы утырышта шулай дип белдерде.

«Дөнья гомуми бәйләнеш, тирән интеграция, интеллектуаль технологияләр һәм инновацияләр эрасына керә. Әмма кешелек климатның үзгәрүе, табигый ресурсларның бик нык кимүе, геосәяси тотрыксызлык, тигезсезлекнең артуы кебек моңарчы күрелмәгән сынаулар белән дә очраша. Бу глобаль проблемалар барлык дәүләтләрнең уртак тырышлыгын, глобаль, бөтенесен берләштерә торган алымнар таләп итә, бу күпьяклылык һәм халыкара теләктәшлекнең мөһимлеген искәртә. Әлеге яңа чорда БРИКС илләр, бигрәк тә үсеп килүче дәүләтләр арасындагы тыгыз үзара элемтәнең гәүдәләнеше булырга тиеш», - дип искәртте Фам Минь Тинь.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге шартларда БРИКС адаптация һәм климат үзгәреше, яшел һәм цифрлы, йомык циклдагы икътисадны алга таба үстерү, азык-төлек, энергетик һәм мәгълүмати иминлекне тәэмин итү өчен барлык ресурсларны мобилизацияләү һәм бүлүдә, алардан нәтиҗәле файдалануда әйдәп баручы ролен үтәргә тиеш.

Вьетнам Премьер-министры шулай ук мәдәни һәм белем бирү, туризм, ясалма интеллект технологияләре һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлек итүнең зарурлыгын искәртте. Моннан тыш, БРИКС протекционизм тенденциясенә, икътисади, сәүдә, фәнни-техник мөнәсәбәтләр һәм инновацияләрне сәясиләштерүгә каршы кискен көрәшергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100