news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вьетнам илчесе көзен Татарстанга килергә мөмкин

Вьетнам илчесе көзен Татарстанга килергә мөмкин
Фото: Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте

2024 елның көзендә Вьетнамның Россиядәге илчесе җитәкчелегендәге Азия иле делегациясе Татарстанга килергә мөмкин. Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Вьетнамның Россиядәге илчесе урынбасары Доан Кхак Хоанг шундый сәфәрне оештыруга карата кызыксыну белдерде. Бу хакта тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар Россия-Вьетнам хезмәттәшлеге хакында фикер алышты. Билгеләп үтелгәнчә, дөньядагы геосәяси вазгыять илләрнең күп кенә юнәлешләр буенча якынаюына ярдәм итә. Әйтик, товар әйләнеше күрсәткечләре, ике ил компанияләренең эшлекле активлыгы арта.

Моннан тыш, Доан Кхак Хоанг Татарстан делегациясен сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча 25нче Россия-Вьетнам Хөкүмәтара комиссиясендә катнашырга чакырды, аның утырышы август аенда Мәскәүдә уза.

Очрашуда шулай ук илчелекнең икътисади мәсьәләләр буенча киңәшчесе Нгуен Доан Хай, икенче секретарь Нгуен Бик Хань һәм Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Фәннур Гарифуллин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot