news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вьетнам делегациясе Татарстан казанышлары күргәзмәсен карады

Вьетнам делегациясе Татарстан казанышлары күргәзмәсен карады
Фото: «Татар-информ», Александр Хевронин

Вьетнам Премьер-министры Ле Минь Хынг җитәкчелегендәге делегация бүген Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) оештырылган Татарстан казанышлары күргәзмәсен карады. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кунакларның республика потенциалы белән соклануларын билгеләп үтте.

«Алар, әлбәттә, бик зур тәэсирләр алды, бигрәк тә Татарстан Республикасына беренче тапкыр рәсми визит белән килүчеләр. Беренче чиратта алар безнең сәнәгатьнең зур потенциалына соклана, аларга урам техникасы күргәзмәсе ошый. Бер мәйданчыкта төрле машина төзелеше продуктлары тәкъдим ителүен көн саен күреп булмый», – дип сөйләде Миңнуллина.

Ул ассызыклаганча, күргәзмә Россия – АСЕАН саммитына килгән делегацияләрдә зур популярлык казанды. «Тыгыз программага бәйле рәвештә шәхсән килә алмаган дәүләт башлыклары бирегә үз министрларын һәм үз делегацияләрен җибәрә», - дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot