news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вьетнам делегациясе БРИКС саммитында катнашуын расладылар

Вьетнам БРИКС саммитында катнашачак. Ул агымдагы елның 22-24 октябрендә Казанда уза. Россиянең бу илдәге илчелегендә шундый җавап бирделәр. Бу хакта «Известия» яза.

Әмма Вьетнам бу чарада делегацияне кем җитәкләячәген әлегә белми, дип өстәделәр дипломатик вәкиллектә.

Россия Президенты Владимир Путин, Вьетнам Милли Җыены рәисе Чан Тхань Ман белән сөйләшүләр алып барганда, Вьетнам лидерының Казанда саммитта катнашуына өмет белдергән иде.

Искәртик, күптән түгел Вьетнамда тайфун булды. Россия лидеры шулай ук булган хәлгә бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100