news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветеринарлар Covid-19 белән авыручыларга йорт хайваннары белән элемтәне чикләргә куша

Белгечләр гражданнарны йорт хайваннарын антисептиклар белән эшкәртү процедуралары аларның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкинлеген кисәтте.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Ветеринарлар яңа коронавирус инфекциясен йоктырган яки медицина күзәтүендә булган кешеләргә үзләренең йорт хайваннары белән аралашуны киметергә киңәш итте. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу очракта хайван турында кайгыртуны гаиләнең башка әгъзасы үз өстенә алырга тиеш. Әгәр дә бу мөмкин түгел икән, гигиена чараларын үтәргә һәм медицина битлеген киеп йөрергә кирәк», диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, белгечләр йорт хайваннарын антисептик һәм микробларга каршы актив булган башка матдәләр белән эшкәртмәскә куша. Кайбер йорт хайваннары хуҗалары процедура гаиләне һәм хайваннарны коронавирус белән зарарланудан саклаячак, дип уйлый. Мондый чаралар мәчеләрнең һәм этләрнең сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин.

Шуңа күрә йорт хайваннарын урамда йөртеп кергәч, тәпиләрен сабын яки махсус шампунь белән юарга киңәш ителә. Ветеринарлар фикеренчә, бу процедура коронавирусны гына түгел, башка йогышлы һәм паразитар авыруларны да тулысынча профилактикалау өчен яхшы булачак.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта кешеләрдән авыру йоктырган хайванның Covid-19 вирусын таратуда нинди дә булса роль уйнавына дәлилләр юк. Авыру таралу кешеләр арасындагы элемтәгә бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100