news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте

«Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.

Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте
Рамил Гали

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга чакырды.

«Корбан малын Татарстанда сатып алырга киңәш итәбез. Шул рәвешле, республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә. Сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче якташларыбызга да ярдәм булыр», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, соңгы елларда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән республикада сарыклар саны арткан. «Хәзерге вакытта төбәктә 300 меңгә якын мөгезле эре терлек бар, бу мал халкыбызга җитәр дип уйлыйм. Корбан гаетенә әзерлек көннәрендә мөгезле вак терлекләрдә инфекцияне булдырмау зарур», - диде Габделхак Мотыйгуллин.

Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары хәзерге вакытта Россия территориясендә хайваннарның кайбер йогышлы авыру белән зарарлану очраклары теркәлгәнен әйтте. «Мәсәлән, 31 төбәктә мөгезле вак терлек ящур вирусы белән, 32 төбәктә мөгезле вак терлек бруцеллез инфекциясе белән зарарланган, 30 төбәктә сарык, кәҗәләр оспа авыруы белән авырый. Мондый субъектлардан хайваннарны кертү тыела», - диде белгеч.

Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, Татарстанда югарыда телгә алынган авырулар теркәлмәгән. Шуңа күрә, әлеге авыруларга каршы вакцинация үткәрелми. «Төбәкләр үзләрендә бу чирләргә каршы вакцинация үткәрсә дә, хайваннарны кертү тыела. Әгәр вакцина ясатылган терлек кайтарылса, лаборатория тикшеренүләре авыруны күрсәтәчәк. Бу чирләр кеше өчен дә куркыныч. Бруцеллезны дәвалап булмый диярлек», - диде ул.

«Элегрәк Корбан бәйрәме алдыннан таләпләргә туры килмәгән терлекләрне алып кайту очраклары да булды. Алар шәригать таләпләренә туры килмәде. Мәсәлән, терлеккә бер ел да юк иде, тән җәрәхәтләре күзәтелде: колагы киселгән, мөгезе сынган, ябык иде. Гадәттә, андый терлек авыру була», - дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100