news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветеринария өлкәсендә документларны теркәү тулысынча "Меркурий" системасында башкарылачак

Товар озату буенча кулдан язылган документлар 1 июльдән гамәлдән чыгарыла, диде ветеринария контроле бүлеге башлыгы Илшат Мөхәммәтшин.

Ветеринария өлкәсендә документларны теркәү тулысынча "Меркурий" системасында башкарылачак
Султан Исхаков
(Казан, 20 июнь,"Татар-информ", Лилия Локманова). 1 июльдән ветеринария өлкәсендә документларны теркәү тулысынча "Меркурий" мәгълүмат системасы аша башкарылачак.  Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең Россия Федерациясе Дәүләт чигендә чик буе һәм транспортта ветеринария контроле бүлеге мөдире Илшат Мөхәммәтшин әйтте.  
  • Россия субъектлары 2018 елның 1 гыйнварыннан товар озату буенча ветеринария сертификатын фәкать электрон форматта бирергә тиеш. Татарстан 2015 елдан бирле әкренләп бу системага күчү этабында. 
Товар озату буенча кулдан язылган документлар 1 июльдән гамәлдән чыгарыла. 
 
"Меркурий” системасында исә бер документны 15 секундта тутырып була.  Системада тутырылган документ үтә күренмәлелеккә (“прозрачность”) 100 % гарантия бирә.
 
"Меркурий"- “кырдан – кибет киштәсенә” принцибы белән эшли. Өстәвенә, система "web" кушымта формасында ясалган. Шуңа да компьютерның эш өстәлендә программа урнаштыру кирәкми. 
 
Бу система шулай ук финанс һәм хезмәт чыгымнарын киметергә ярдәм итә. Илшат Мөхәммәтшин продукциянең күләмен исәпләү, документларның электрон архивын булдыру өчен дә "Меркурий" кулай булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100