news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ветеринария идарәсе: Татарстанда корбан чалу өчен сарыклар җитәрлек

Татарстанда үстерелгән сарыклар Корбан бәйрәмен үткәрү өчен җитә, аларны башка төбәкләрдән кайтарырга кирәк түгел. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте.

«Республикада сарыклар җитәрлек. Мин моны ассызыклыйм, чөнки сарыклар җитми дигән ялгыш фикер бар. Җәмәгать секторында – 41 мең баш, хосусый секторда 146 мең баш терлек саны буенча мәгълүмат алдым. Республикада барлыгы 188 мең баш сарык бар», - дип билгеләп үтте ул.

Мотыйгуллин бәяләвенчә, эчке куллану өчен бу җитәрлек. Республикадан читкә чыгып, терлек сатып алырга кирәкми.

«Элек шулай эшләгәннәр – кайдан гына алмаганнар. Ел саен мин бу турыда әйтәм: сатучыларның максаты – арзанрак сатып алу, кыйммәтрәккә сату», – дип ассызыклады белгеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot