news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ветеринария идарәсе этләрне мәҗбүри теркәү сәбәпләрен аңлатты

Ветеринария идарәсе этләрне мәҗбүри теркәү сәбәпләрен аңлатты
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Татарстанның Дәүләт Советы хуплаган очракта, республикада этләрне ирекле теркәү 2025 елдан мәҗбүри булачак, ә аларны асрау кагыйдәләрен бозган өчен штраф кертелә.

Әлеге закон тәкъдимен әзерләгәндә башка төбәкләрдәге тәҗрибә исәпкә алынган, аның актуальлеген бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов сөйләде.

«Закон проекты йорт хайваннары хуҗаларының җаваплылыгын арттыруга һәм республика халкы өчен уңайлырак һәм имин мохит булдыруга юнәлдерелгән. Илнең күпчелек субъектлары өчен хуҗасыз хайваннар санын киметү мәсьәләләре социаль әһәмиятле булып кала, алар (этләр) өйдә туа, ә аннары караучысыз кала», – диде ул.

Закон проекты югалган этләрне эзләргә һәм аларның хуҗаларын ачыкларга ярдәм итәчәк. Йорт хайваннарын тиешенчә асрамаган өчен административ җаваплылык каралган. Мондый актуаль мәсьәләләр үз вакытында хәл ителсен өчен бу хокукый бушлыкны бетерергә кирәк, диде Илдар Ногманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot