news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветеринария идарәсе йорт кошларын сулыкларга чыгару куркынычы турында искәртә

Быел Россиядә кош гриппының Мәскәү өлкәсе, Ставрополь краенда биш чыганагы билгеле – дүрт очрак йорт кошлары арасында һәм бер очрак кыргый кошлар арасында.

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сулыкларга якын урнашкан территорияләрдә кош гриппы йогу куркынычы аеруча зур.

«Кошларны сулыклар тирәсенә чыгару куркыныч. Былтыр Буа, Мөслим районнарында КФХ ларда казларны сулыкларга чыгарып, кыргый үрдәкләр белән контакт булган иде», — дип искәртте ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул сулыклары күп булган районнарда кош гриппы таралу куркынычы зур булганы турында кисәтте. «Мәсәлән, Питрәч районы, М7 трассасы янындагы Карповка торак пунктында казлар асрыйлар. Аларны заманында иркендә йөртәләр иде. Вирус киек кошлар белән безнең төбәккә килеп эләгергә мөмкин. Иң куркыныч вакыт — күчмә кошлар кайтканда һәм киткәндә», — диде Габделхак Мотыйгуллин.

Ул кош асраучы бар кешегә дә сакланырга, уяу булырга киңәш итте. «Читтән кертелгән терлек, кош азыгына рөхсәт булу шарт. Алар термик эшкәртү узарга тиеш. Вирус 65-70 градуста үлә», — диде.

Быел Россиядә кош гриппының Мәскәү өлкәсе, Ставрополь краенда биш чыганагы билгеле –– дүрт очрак йорт кошлары арасында һәм бер очрак кыргый кошлар арасында.

Россиядә узган елда кош гриппы буенча имин булмаган 68 торак пункт исәпләнгән, шул исәптән кошчылык фабрикаларында — 7, ачык типтагы предприятиеләрдә — 46, киек кошлар арасында — 15 очрак. Татарстан территориясендә Тукай районындагы крестьян-фермер хуҗалыгында ана бүдәнәләр арасында кош гриппы теркәлгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100