news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзорның уртак коллегиясе башланды

Анда барысы 1700 кеше катнаша.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанның Игенчеләр сараенда Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинет каршындагы Ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырыша уза. Анда Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының ветеринария департаменты директоры Мария Новикова, тармак җитәкчеләре, идарә белгечләре катнаша. Шулай ук видеоконференция режимында барган коллегияне муниципаль районнарның башкарма комитет җитәкчеләре, баш мал табиблары, Татарстанның аграр университет, бизнеска өйрәтү ректорлары ветеринария лабораторияләре белгечләре күзәтә.

Коллегия утырышында барысы 1700 кеше катнаша. Көн тәртибендә Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинет каршындагы Ветеринария идарәсенең 2017 елга хисап ясавы, Департамент җитәкчесе Мария Новикованың һәм ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның чыгышы планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot