news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветеринария идарәсе: Кош гриппы буенча Татарстан имин төбәкләр исемлегендә

Кош гриппын булдырмау өчен, Татарстанда даими мониторинг үткәрелә.

Ветеринария идарәсе: Кош гриппы буенча Татарстан имин төбәкләр исемлегендә
Султан Исхаков
(Казан, 21 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Кош гриппы буенча Татарстан Республикасы быел имин төбәкләр исемлегенә кергән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында ТР Министрлар кабинетының Ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте. 
 
Аның сүзләренчә, узган ел Россия буенча кош гриппының 82 очрагы теркәлгән. Бу авыру Татарстанның 6 районына да кагылган. 
 
"Татарстан быел кош гриппы буенча имин төбәкләр исемлегендә. Шулай ук без әлеге авырудан вакцина да куланмыйбыз. Чөнки бу бик зур нәтиҗә бирми", - диде Габделхак Мотыйгуллин. 
 
Кош гриппын булдырмау өчен, Татарстанда даими мониторинг үткәрелә. Мисалга, быел гына да кош ите һәм йомыркаларны 8216 тапкыр тикшергәннәр. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100