news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветеринария идарәсе корбанлыкка сарыклар кертергә ярамаган төбәкләрне атады

«Бүген сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче кайбер төбәкләрдә йогышлы авырулар буенча катлаулы хәл күзәтелә», — диде Габделхак Мотыйгуллин.

Ветеринария идарәсе корбанлыкка сарыклар кертергә ярамаган төбәкләрне атады
Михаил Захаров

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда корбанлыкка сарыклар кертергә ярамаган төбәкләр билгеле. Бүген аларны «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин атады.

«Корбан бәйрәменә әзерлек чорында йогышлы авырулар керүдән саклау — төп миссия. Бүген сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче кайбер төбәкләрдә йогышлы авырулар буенча катлаулы хәл күзәтелә. Сарык һәм кәҗәләрдә тилчә авыруы буенча 33 төбәктә вазгыять имин түгел», — диде Габделхак Мотыйгуллин.

Бу Амур, Әстерхан, Волгогорад, Курган, Новосибирск, Омск, Оренбург, Ростов, Самара, Саратов, Сахалин, Төмән, Чиләбе, Яһүд автоном өлкәсе, Алтай Байкал аръягы, Краснодар, Приморье, Ставрополь, Хабаровск крае, Адыгея, Бурятия, Дагыстан, Ингушетия, Кабардин-Балкар, Калмыкия, Карачай-Черкесск, Төньяк Осетия-Алания, Кырым, Тыва, Чечня Республикалары, Севастополь шәһәре.

«Бу төбәкләрдән сарыклар кертергә ярамый. Без „Меркурий“ системасы буенча эшлибез, ул төбәкләрдән документлар ясатырга телиләр икән, система үткәрмәячәк», — дип кисәтте идарә башлыгы урынбасары.

Ул бруцеллез авыруы буенча 24 төбәктә вазгыять имин булмаганын әйтте. Бу исемлеккә Амур, Әстерхан, Воронеж, Калуга, Ленинград, Липецк, Мәскәү, Тамбов, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Саратов өлкәләре, Адыгея, Дагыстан, Ингушетия, Калмыкия, Башкортстан, Тыва, Краснодар, Красноярск, Байкал аръягы, Ставрополь, Хабаровск крае керә.

«Кайбер төбәкләрдә сарык һәм кәҗәләрдә чәчәк, бруцеллез, тилчә авыруларына каршы вакцинация уздырыла. Безнең республикада мондый йогышлы авырулар юк, шуңа күрә бу чирләргә каршы вакцинация үткәрелми. Санап кителгән төбәкләр вакцинация үткәрсә дә, барыбер алардан терлек кертергә рөхсәт итмибез», — диде Габделхак Мотыйгуллин. Аның сүзләренчә, вак мөгезле терлектә чәчәк авыруы Амур, Иванов, Мәскәү, Псков, Тверь, Тула өлкәләрендә, Дагыстан, Калмыкияда теркәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100