news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветеринария идарәсе корбанлык кертү һәм чалу өчен төп таләпләрне аңлатты

«Ветеринария документларыннан башка ветеринария хезмәте корбанлыкларны чаларга рөхсәт бирмәячәк», — диде Габделхак Мотыйгуллин.

Ветеринария идарәсе корбанлык кертү һәм чалу өчен төп таләпләрне аңлатты
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Корбан бәйрәмендә вак мөгезле терлек белән йогышлы авырулар кермәвенә ирешергә кирәк. Бу нисбәттән, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе бәйрәмгә читтән терлек кертү һәм корбан чалу урыннарына кагылышлы төп таләпләрне аңлатты. Бу хакта сүз «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә барды.

Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин терлек кертүгә төп таләпләрне истә тотарга киңәш итте. Мал кертү ниятләнгән төбәктә йогышлы авырулар булмаска тиеш. Габделхак Мотыйгуллин сарык, кәҗәләрдә тилчә, чәчәк кебек йогышлы чирләр белән хайваннар гына түгел, кешеләр дә авырганын искәртте.

«Терлек кертү баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән булырга тиеш, моның өчен алдан запрос җибәрелә. Россия Федерациясе РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 635 нче фәрманы буенча эшли. „Регионализация турындагы“ бу фәрманда төбәкләрнең йогышлы авырулар ягыннан имин булу-булмавы һәм хайваннарның күчешен күрсәтүче кушымта бар. Бу фәрман онлайн режимда гел яңарып тора», — диде Габделхак Мотыйгуллин.

Ул, физик затлар, я хуҗалыклар мөрәҗәгать иткәндә, шушы база ярдәмендә рөхсәт бирергәме-юкмы дип карар кылганнарын әйтте. Һәр терлек партиясенә электрон документ рәсмиләштерелергә тиеш. «Ветеринария документларыннан башка ветеринария хезмәте корбанлыкларны чаларга рөхсәт бирмәячәк. Терлекне керткәч, район яки шәһәр ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк», — диде Габделхак Мотыйгуллин.

Терлекне кайтартканчы, ул асрап тору урыннарын әзерләргә, ашату-эчертүне кайгыртырга кирәклеген әйтте.

«Корбан чалу мәйданнары каты өслекле булырга, элеп кую урыннары булырга, биологик калдыклар җыю өчен контейнерлар куелырга тиеш. Эш беткәч, корбан чалу урыннарын дезинфекцияләргә кирәк. Бу эшне ветеринария хезмәте башкарачак. Корбан бәйрәме көнне барлык мәйданчыкларда ветеринария-санитария экспертлары эшләячәк», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100