news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветеринария идарәсе җитәкчесе тармакта кадрлар җитешмәвен җиткерде

Республикада мал табибларына уртача – 44 яшь.

Ветеринария идарәсе җитәкчесе тармакта кадрлар җитешмәвен җиткерде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республиканың ветеринария тармагын белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсе бүген дә актуаль кала бирә. Бу хакта бүген Россельхознадзор белән Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов билгеләп үтте.

“Авыл җиренә яшь кадрларны җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. 2015 елның 1 июленнән идарәнең махсус карары нигезендә, 30 яшькәчә булган белгечләргә өстәмә түләү каралган. Беренче өч хезмәт елында яшь белгечнең төп хезмәт хакына 10 мең сум акча өстәлә. Шул ук вакытта аңа 35 мең сум күләмендә “подъемный” акча бирелә. Әлеге программа нигезендә, без мал табибларының яшен яшәртүгә ирештек. Хәзер аларның уртача яше – 49 түгел, 44кә тигез", – диде идарә башлыгы.

Исегезгә төшерик, узган елның ноябрендә Әлки районында узган киңәшмә вакытында, Алмаз Хисаметдинов, әлеге программа нәтиҗәсендә, 200дән артык яшь белгечне авылларга кайтара алуларын әйткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100