news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветеринария идарәсе: Былтыргы кош гриппы эпидемиясендә ветеринарларның гаебе юк

“Кош кергән вакытта, документлар тәртиптә иде", - диде ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары.

Ветеринария идарәсе: Былтыргы кош гриппы эпидемиясендә ветеринарларның гаебе юк
Рамиль Гали

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанга кош гриппы вирусы үтеп керүдә ветеринарларның гаебе юк. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

“Монда ветеринарларның бер гаебе дә юк. Үткән елда Идел аръягы зонасында – Апас, Кайбыч районнарында кош гриппы табылган иде. Ул Чувашия Республикасыннан керде”, - дип искәртте Габделхак Мотыйгуллин.

“Кош кергән вакытта, документлар тәртиптә, ветеринария лабораториясендә тикшергән язулары да бар иде. Ә кош үлә башлады, һәм без лабораториягә тапшырдык, шунда кош гриппы вирусы табылды”, – ди Габделхак Мотыйгуллин.

Аның әйтүенчә, кош кергән вакытта, матур күренсә дә, инкубацион чорны истә тоту мөһим. “Чирнең инкубацион чоры 21 көн тәшкил итә. Тавыклар үлә башлагач, лаборатория нәтиҗәләреннән генә вирус билгеле булды. Аны берничек алдан ачыклап булмый”, - ди ул.

  • Кош гриппыннан узган җәйдә Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы һәм Буа районнарының 16 торак пунктында 24 йорт зыян күргән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә меңгә якын кош-корт юкка чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100